ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан районнарында гражданнарны күчмә кабул итә

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы районнарына барып, гражданнарны кабул итә.

Июнь-октябрь айларында Дәүләт комитеты җитәкчеләре республиканың 21 муниципаль районында яшәүчеләр белән очрашачак. Гражданнарна кабул итүнең якынрак даталары 8 июньдә Арча районында һәм 15 июньдә Буа районында билгеләнгән. 

 Алга таба гражданнарны кабул итү графигы Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында өстәмә рәвештә басылачак. 

 Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова билгеләп үткәнчә, җайга салучы орган адресына гражданнардан иң күп алынган мөрәҗәгатьләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау мәсьәләсенә кагыла. Апрель аенда бу мәсьәлә буенча 96 кеше мөрәҗәгать иткән. Гражданнарны борчыган икенче мәсьәлә – каты коммуналь калдыклар белән эш итү.   

2021 елның апрелендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына гражданнардан барлыгы 315 мөрәҗәгать алынган, алар арасында 268 мөрәҗәгать Дәүләт комитетының «кайнар линия»сенә килгән, 33 мөрәҗәгать – язмача, 7 мөрәҗәгать – Интернет-кабул итү системасы аша, 7 мөрәҗәгать гражданнарны кабул итү барышында кабул ителгән.   Мөрәҗәгатьләрнең күбесе – Казан шәһәрендә яшәүчеләрдән (191).

 Исегезгә төшерәбез, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына мөрәҗәгатьне җайга салу органының Интернет-кабул итү системасы, шулай ук 8 (843) 2218-200 «кайнар линия» телефоны аша калдырырга мөмкин.

 Моннан тыш, республикада яшәүчеләр еш бирелә торган сораулар һәм аларга актуаль җаваплар белән Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтының «Гражданнарның мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү» бүлегендә дә танышып чыга ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International