2021 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасының Арча муниципаль районына барып, гражданнарны кабул итте. Гражданнарның сорауларына Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л.П. Борисова җавап бирде.
Гражданнарны кабул итү барышында җайга салучы адресына дүрт мөрәҗәгать керде. Гражданнарны каты коммуналь калдыклар белән эш итү, каты көнкүреш калдыклары белән эш итүгә тарифның нигезлелеге, төбәк операторлары тарафыннан хезмәт күрсәтүнең сыйфаты, шул исәптән чүпне вакытында чыгару, контейнерлар урнаштыру мәсьәләләре кызыксындырды. Шулай ук җәмәгать транспортына тарифларны билгеләү тәртибен аңлату турында да сораулар бирелде.
Гражданнарны кабул итүдә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Р. Мөхәррәмов катнашты.