Татарстан парламентарийлары эчә торган суның сыйфаты турында фикер алышты

2021 елның 11 июне, җомга

Бүген Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме икенче утырышы узды. Президиум карары нигезендә, егерме икенче утырышның көн тәртибенә 41 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча буенча Дәүләт Советының 7 закон чыгару инициативасы, 11 республика законы проекты һәм 14 федераль закон проекты.

Депутатлар корпусында каралган мәсьәләләр арасында – халыкны сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү. Әлеге тема буенча доклад белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин чыгыш ясады.

Министр сүзләренә караганда, республикада үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүдә 3,26 мең чыганак файдаланыла.

2020 ел ахырына үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системаларыннан сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителгән республика халкы өлеше 93,6% тәшкил иткән.

Шул ук вакытта республиканың 24 муниципаль районында су пробалары санитар-химик күрсәткечләр буенча гигиена нормативларына туры килми һәм уртача республика күрсәткечен арттырып җибәрә.

Республикада су белән тәэмин итү буенча 99 коммуналь оешма хезмәт күрсәтә. Су үткәрү челтәрләренең озынлыгы 18 мең 610 км тәшкил итә, аларның тузу дәрәҗәсе – 54%. Су китереп җиткерүгә кадәр аккан һәм суның исәпкә алынмаган сарыф өлеше 12,3 % тәшкил итә. Узган ягып җылыту чорында ТКХ өлкәсендә 1 меңнән артык авария булган.

Су белән тәэмин итү хезмәте күрсәтүгә республика буенча уртача тариф бер кубометр өчен 26,11 сум тәшкил итә. Шәһәр муниципаль берәмлекләре арасында минималь тариф Казан шәһәре буенча расланган (21,42 сум), максималь тариф – Әлмәт районында (43 сум диярлек). Авыл районнары арасында минималь тариф – Кайбыч районында  (18,01 сум),  максималь тариф – Тәтеш районында (49,47 сум).

Муниципаль берәмлекләрдән алынган мәгълүматларга караганда, республика территориясендә 24 мең 699 коммуналь инфраструктура объекты бар, шуларның 13 мең 599ы гына дәүләт яки муниципаль милектә теркәлгән, ә 11,1 мең объект теркәлмәгән.

2019 елдан башлап республика «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Чиста су» федераль проектын гамәлгә ашыруда катнаша, шуның нигезендә гамәлдәге су белән тәэмин итү системаларында суның сыйфатын яхшырту чаралары гамәлгә ашырыла.

2019 елда Болгар шәһәрендә су алу җайланмасын реконструкцияләү буенча 25 млн. сумлык эшләр башкарылган. 2021 елда Зеленодольск муниципаль районының Васильево бистәсендә су әзерләү станциясе төзелә башлаган, ул 17 мең кешеле бистәне сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта Россия Төзелеш министрлыгында «Нурлат шәһәре өчен су алу төене булган су белән тәэмин итү системасы төзү» объекты буенча гариза карала. Экспертиза буенча чараның бәясе 838,62 млн сум тәшкил итә. Су белән тәэмин итү өлкәсендәге төп проектларның берсе – «Столбище су алу җайланмасы», ул Казан шәһәрен су белән тәэмин итүнең икенче чыганагы булырга һәм Лаеш төененең яңа төзелә торган территорияләрен су белән тәэмин итәргә тиеш.

Доклад буенча фикер алышуда Дәүләт Советы депутатлары Игорь Бикеев, Илшат Әмиров, Илья Вольфсон, Азат Җиһаншин, Эдуард Шәрәфиев, Николай Атласов һәм Альберт Хәбибуллин катнашты. Алар республиканың төрле муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә суга булган тарифларның аерылу сәбәпләре, халыкны су белән тәэмин итү өлкәсендә яңа дәүләт программаларын эшләү планнары, кече торак пунктларда чиста суга бәйле хәлне яхшырту чаралары һ.б. белән кызыксынды.

Фикер алышуга Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин йомгак ясады, ул республикада яшәүчеләр өчен мәсьәләнең актуаль булуы турында билгеләп үтте. «Гражданнардан хатлар һәм мөрәҗәгатьләр күп килә, аларда су белән тәэмин итү мәсьәләләре күтәрелә, – диде ул. – Шуңа күрә кешеләрнең сәламәтлеге турында сүз барганда, хакимиятнең барлык тармаклары да үзара бәйләнештә эшләргә тиеш. Республикабызның халыкны чиста су белән тәэмин итү бурычын хәл итү көченнән килә, моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Федераль һәм республика программаларын, шул исәптән «Чиста су» проектын максатчан үтәргә кирәк. Министрлыкның бурычы – бу эшне координацияләү.  Ә парламентның профильле комитетына әлеге мәсьәләне даими контрольдә тотарга кирәк».

Дәүләт Советы докладны игътибарга алды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы эшендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе А.С. Груничев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International