ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының баланс комиссиясе җайга салынулы оешмаларның икътисадый эшчәнлеге торышын бәяләде

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

2021 елның 4 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җайга салынулы оешмаларның 2020 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча баланс комиссиясе утырышы булып узды.

Комиссия салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге планының үтәлешен тикшерде.

Финанс хисапларын Чистай һәм Буа районнарының түбәндәге җайга салынулы оешмалары тәкъдим итте: «Чистай ПТС» ААҖ, «Восток-Энерго» ҖКФ ҖЧҖ, «Чистай-Водоканал» АҖ, «Чистай авыл торак-коммуналь хуҗалыгы» ҖЧҖ, «Индустрия» ҖЧҖ, «Кыят ТКХ КҖП» ААҖ һәм «Родник» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International