Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Александр Груничев рәислегендә узган каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча атналык штаб утырышында Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләсе каралды.
Узган атнада Татарстан Республикасының кайбер муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә каты коммуналь калдыкларны чыгаруга бәйле вәзгыять яхшырган. Аерым алганда, Казан һәм Чаллыда мөрәҗәгатьләр саны кимегән.
Шуның белән берлектә, Татарстан башкаласында «Халык контроле» системасына кергән мөрәҗәгатьләрне вакытында карамау очраклары бар. Штаб, Казанның Совет районы Константиновка бистәсендә гражданнарның шикаятьләрен озак карап тикшерүгә бәйле вәзгыятькә юл куелмаска тиеш, диде. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вәкиле Рөстәм Низамиев хәбәр итүенчә, әлеге мөрәҗәгать 2021 елның 26 апреленнән бирле карала икән.
«Гражданнарның мөрәҗәгатен ай ярым карарга ярамый», – дип билгеләп үтте штаб җитәкчесе Александр Груничев, муниципаль берәмлекләр вәкилләренә һәм төбәк операторларына мөрәҗәгать итеп. Мондый хәлләрне булдырмас өчен, Дәүләт комитеты рәисе республикадагы Росприроднадзор идарәсенә һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсенә «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына хокук бозучыларга административ йогынты чараларын куллану предметы буенча тиешле мәгълүматка йогынты ясарга тәкъдим итте.
«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, быелның 2 июненнән 5 июненә кадәр каты коммуналь калдыкларны чыгару мәсьәләсе буенча иң күп мөрәҗәгатьләр:
Казан шәһәре буенча – 20 мөрәҗәгать (узган атнада 25 мөрәҗәгать алынган);
Спас муниципаль районы буенча – 8 мөрәҗәгать (узган атнада 6 мөрәҗәгать алынган);
Лаеш муниципаль районы буенча – 5 мөрәҗәгать (узган атнада 4 мөрәҗәгать алынган);
Әлмәт муниципаль районы буенча – 4 мөрәҗәгать (узган атнада 2 мөрәҗәгать алынган);
Яр Чаллы шәһәре буенча– 3 мөрәҗәгать (узган атнада 4 мөрәҗәгать алынган).