2021 елның 26-27 августында Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Казан шәһәрендәге Укыту-методика үзәге базасында III «Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм тәҗрибә» фәнни-гамәли конференциясе үткәреләчәк.
2021 елның 26 августында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Александр Штром Чистай шәһәрендә гражданнарның сорауларына җавап бирәчәк.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты барлык россиялеләрне Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлый!
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина видеоконференция режимында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә эксперт бәяләмәләре макетларын карап тикшерү буенча Россия МФХ эш төркеме утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елга тариф карарлары проектларын тикшерү буенча эшче тариф комиссиясе утырышы булды.
Актуаль тәҗрибәләрне өйрәнү, Татарстан Республикасында яңа технологияләр кертү һәм фикер алышу максатында, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев республиканың каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә эксперт компетенцияләренә ия вазыйфаи затларының эш төркеме составында Сергиево-Посадтагы «Север» чүп эшкәртү комплексында булды.
Чараның төп этабы 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак. 2021 елның 1 сентябреннән 14 ноябренә кадәр һәр көнне Мәскәү вакыты белән 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр «Бөтенроссия халык исәбен алуның кайнар линиясе» эшләячәк. 8 (800) 707-2020 бердәм федераль телефоны буенча шалтырату бушлай булачак. Анкета онлайн режимда да, офлайн да үткәреләчәк.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау штабының Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә узган атналык утырышында каты коммуналь калдыкларны үз вакытында чыгармау һәм калдыкларны чыгару графигын бозу турында гражданнардан мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр санының артуы кискен мәсьәләгә әйләнде.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Әлмәт муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итте. Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен рәис урынбасары Лилия Борисова һәм «Әлмәт шәһәре» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков кабул итте.
Эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова «Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖдә булды, предприятиенең хәзерге торышын һәм заманча җиһазлау системалары белән тәэмин ителүне бәяләде.