Игътибар! 2021 елның октябрендә Бөтенроссия халык исәбен алу булачак

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Чараның төп этабы 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак. 2021 елның 1 сентябреннән 14 ноябренә кадәр һәр көнне Мәскәү вакыты белән 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр  «Бөтенроссия халык исәбен алуның кайнар линиясе» эшләячәк. 8 (800) 707-2020 бердәм федераль телефоны буенча шалтырату бушлай булачак. Анкета онлайн режимда да, офлайн да үткәреләчәк.

Бөтенроссия халык исәбен алуда түбәндәге ысуллар белән катнашырга мөмкин:

электрон исәпкә алу кәгазьләрен мөстәкыйль тутыру өчен Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәм порталында мөстәкыйль рәвештә. Хезмәт күрсәтү 2021 елның 15 октябреннән 8 ноябренә кадәр ачык булачак;

исәпкә алынучы янына бару һәм өйдә анкета узу;

якындагы стационар исәпкә алу участогында анкета узу.

Тулырак мәгълүмат әлеге сайтта: https://www.strana2020.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International