Александр Груничев эш төркеме составында Мәскәү өлкәсендә калдыклар эшкәртү буенча «РТ-Инвест» АҖ комплексында булды

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Актуаль тәҗрибәләрне өйрәнү, Татарстан Республикасында яңа технологияләр кертү һәм фикер алышу максатында, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев республиканың каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә эксперт компетенцияләренә ия вазыйфаи затларының эш төркеме составында Сергиево-Посадтагы «Север» чүп эшкәртү комплексында булды.

Чүп эшкәртү комплексының уникаль җиһазланышы калдыкларны 20 процентка кадәр кыйммәтле икенчел чималга, шулай ук техник грунтка бүләргә мөмкинлек бирә. Комплекста гамәлгә кертелгән заманча технология ундүрт көн эчендә биоорганик калдыкларны эшкәртергә мөмкинлек бирә, аларны зарарлы матдәләр һәм иссез техник грунтка әверелдерә.

Коплекска китерелә торган барлык калдыклар да радиация контролен уза һәм үлчәнә. Икенчел ресурсларны (пыяла, тимер, пластик, макулатура) сайлап алу цехыннан тыш, комплекста органик зур күләмдә булган вак фракция калдыкларын компостлау цехы эшли. Кабат файдалану өчен яраксыз калдыкларны, энергетик утильләштерү заводларын файдалануга тапшырганчы, вакытлыча әлеге комплексның махсус карталарында урнаштыралар.

Мәскәү өлкәсе тәҗрибәсе Татарстан белгечләре тарафыннан җентекләп өйрәнеләчәк һәм республикада каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә яңа технологияләр керткәндә кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International