Казанда III «Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм тәҗрибә» фәнни-гамәли конференциясе узачак

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

2021 елның 26-27 августында Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Казан шәһәрендәге Укыту-методика үзәге базасында III «Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм тәҗрибә» фәнни-гамәли конференциясе үткәреләчәк.

Конференция эшендә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең территориаль идарәләре, тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә башкарма хакимият органнары, уку йортлары, җайга салынулы оешмалар, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар катнашачак.

Панель мәйданчыклар һәм стратегик сессияләр экспертлары сыйфатында «Сколково» инновацияләр үзәге, «Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты» ЮҺБ ФДБМУ Тарифларны җайга салу югары мәктәбе, «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге» ДБУ һәм башка эксперт бергәлекләре вәкилләре катнашачак.

Конференция программасы ике блоктан тора: стратегик сессия кысаларында законнардагы үзгәрешләр буенча экспертларның чыгышлары тыңланачак, фикер алышу барышында экспертларга сораулар бирү, тәҗрибә уртаклашу, экспертларның уңышлы тәҗрибәсен үзләштерү, ММЧ белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге булачак.

 Конференция Казан шәһәре, Оренбург тракты, 24 адресы буенча узачак. Телефон: (843) 200-18-21

Турыдан-туры трансляция Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының рәсми ютуб-каналында үткәреләчәк:  https://www.youtube.com/results?search_query

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International