Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Әлмәт муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итте. Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен рәис урынбасары Лилия Борисова һәм «Әлмәт шәһәре» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков кабул итте.
Халыкны тарифларны билгеләү, ТКХ өчен исәпләнә торган түләүләр, шул исәптән түләүләрне арттыру сәбәпләре кызыксындырды.