Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елга тариф карарлары проектларын тикшерү буенча эшче тариф комиссиясе утырышы булды.
Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тариф карарлары проектларын тикшерү комиссиясе эшендә түбәндәге оешмалар катнашты: «Әлмәт-Водоканал» АҖ, «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ, «Теплоэнергосервис» МУП. «Яңа Чишмә торак-коммуналь хуҗалыгы» МУП су белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларның якынча дәрәҗәләре белән танышты.
«Таткоммунэнерго» РПО АҖ, «Коммунсервис-Актаныш» ҖБ ҖЧҖ, «Буа җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ, «Саба ТКХ КҖП» АҖ җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә башлангыч исәпләмәләр алды.
Карап тикшерү нәтиҗәләре буенча, оешмалар тәкъдим иткән тариф тәкъдимнәре кирәкле дәлилләү материалларын исәпкә алып төзәтелергә мөмкин. Каршылыклар булмаса, бәяләр (тарифлар) билгеләү турындагы карар проектлары Дәүләт комитеты идарәсе утырышына чыгарыла.
Исегезгә төшерәбез, эшче тариф комиссиясе утырышларында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тариф карарлары проектларын карау графигы җайга салу органы сайтында урнаштырылган.