Россия флагы көне белән котлау!

2021 елның 22 августы, якшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты барлык россиялеләрне Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлый!

Россия флагындагы өч төс, Россия гербы һәм Гимны белән беррәттән, дәүләтчелек символы булып тора һәм илебезнең куәтле, бөек булуын белдерә.

Барлык мөһим казанышлар Россия гимнын яңгыратып, Дәүләт флагын күтәреп билгеләп үтелә. Мөһим дәүләт карарларын кабул иткәндә, хезмәт иткәндә, җиңүне бәйрәм иткәндә без аңа тиңләшәбез.

Россия флагы төрле милләт һәм халык вәкилләрен берләштерә, ватанпәрвәрлек рухын, буыннар бәйләнешен ныгыта.

Бу көнне ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты илнең барлык гражданнарына үсеш һәм уңышлар, ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International