2021 елның 26 августында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Александр Штром Чистай шәһәрендә гражданнарның сорауларына җавап бирәчәк.
2021 елның 17 августында җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тариф карарларын карау утырышында 2022 елга тарифларның башлангыч дәрәҗәләре тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында «Тарифлар: катлаулы әйберләр турында гади генә итеп» II Республика конкурсын игълан итте. Конкурс массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләрен объектив һәм һәрьяклап яктыртуга җәлеп итү максатында уздырыла.
2021 елның 17 августында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Әлмәт муниципаль районында гражданнарны кабул итәчәк.
2021 елның 20 августында «Электр челтәрләре оешмаларына таләпләр: яңа критерийлар, тарифлар, чыгымнарны нигезләү» Бөтенроссия гамәли вебинарының онлайн-трансляциясе оештырылачак. Вебинар 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, тәнәфесләр белән узачак. Нотыклар белән тармак законнарын эшләүчеләр, Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте, Россия Энергетика министрлыгы һәм әйдәп баручы электр челтәрләре компанияләре экспертлары чыгыш ясаячак.
2021 елның 26-27 август көннәрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте белән берлектә, Казанда III «Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм практика» россиякүләм фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.
2021 елның 11 августында Дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча штабның Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Н.Р. Белалеева җитәкчелегендә чираттагы утырышы булып узды.
10 август көнне Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Алабуга шәһәрендә гражданнарны кабул итте.
10 август көнне Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Алабуга шәһәрендә гражданнарны кабул итте.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында «кайнар линия» телефоны яңартылды.