Эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова «Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖдә булды, предприятиенең хәзерге торышын һәм заманча җиһазлау системалары белән тәэмин ителүне бәяләде.
Химик салкын су әзерләү системасын автоматлаштыру фильтр әзерләүнең тулы циклын тәэмин итәргә һәм алга таба автомат режимда эшләргә мөмкинлек бирә. Операторның автоматлаштырылган эш урынында (АРМ) оператив персонал белән җиһазлар эшләү өчен кирәкле барлык мәгълүматлар чыгарылган.
Siemens контроллеры базасында автоматлаштырылган казан системасы ышанычлы эш системасын тәэмин итә һәм аварияле хәлләрне булдырмаска булыша. Казан эшенең барлык кирәкле параметрлары АРМ системасына чыгарылган.