29 сентябрьдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Леонидович Штром катнашында инженерлык челтәрләренә технологик тоташтыру өлкәсендә тарифларны җайга салу өлешендә хокук куллану практикасы буенча гавами фикер алышу булды.
2021 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елга каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсе операторлары өчен тарифлар билгеләү буенча эшче тариф комиссиясе утырышы булып узды.
2021 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Азнакай, Югары Ослан, Лениногорск һәм Түбән Кама муниципаль районнарындагы кулланучыларны су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә 2022 елга тариф карарлары проектларын карап тикшерү буенча эшче тариф комиссиясе утырышы булып узды.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарифларны дәүләти җайга салу һәм нормативларны (ягулык югалту, чагыштырма чыгым, норматив запаслары) билгеләү өлешендә тәҗрибә уртаклашу максатларында Калининград өлкәсенә эш визиты белән килде.
2021 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов Питрәч районында гражданнарны кабул итте.
2021 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елга каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тариф карарлары проектларын тикшерү буенча эшче тариф комиссиясе утырышы булды.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эшче тариф комиссиясе «Азнакай ПТС» АҖ һәм «ЗВКС» АҖ өчен су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларның 2022 елга башлангыч дәрәҗәләрен тәкъдим итте.
Тарифлар буенча дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча узган штаб утырышында Дәүләт экологик экспертиза һәм рөхсәт бирү эшчәнлеге төбәкара бүлеге җитәкчесе Елена Попова калдык күмү объектларының торышы турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Бүген видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча чираттагы эшче штаб утырышы булды.
Чараның төп этабы 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак. 2021 елның 1 сентябреннән 14 ноябренә кадәр һәр көнне Мәскәү вакыты белән 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр «Бөтенроссия халык исәбен алуның кайнар линиясе» эшләячәк. 8 (800) 707-2020 бердәм федераль телефоны буенча шалтырату бушлай булачак. Анкета оффлайн режимда да, онлайн режимда да үткәреләчәк.