2021 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елга каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тариф карарлары проектларын тикшерү буенча эшче тариф комиссиясе утырышы булды.
Тарифларның башлангыч дәрәҗәләрен карауда Әгерҗе районының «Төзелеш идарәсе» МУП, Актаныш районының «Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны» МУП, Аксубай районының «Благоустройство» ҖЧҖ, Әлмәт районының «Экосервис» АҖ һәм Зәй муниципаль районы шәхси эшкуары Шакиров катнашты.
Билгеләнгән календарь сроклары дәвамында җайга салынулы оешмалар Дәүләт комитетына үз искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен тапшырачак, алар эксперт бәяләмәсен әзерләгәндә исәпкә алыначак.