Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында тарифларны җайга салу өлкәсендә хокук куллану мәсьәләләре буенча гавами фикер алышу булды

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

29 сентябрьдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Леонидович Штром катнашында инженерлык челтәрләренә технологик тоташтыру өлкәсендә тарифларны җайга салу өлешендә хокук куллану практикасы буенча гавами фикер алышу булды.

Максатчан аудитория: су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү һәм газ бүлү өлкәсендә җайга салынулы оешмалар, шулай ук муниципаль берәмлекләр.

Сезне кызыксындырган барлык сораулар буенча мөрәҗәгать итә аласыз:

әлеге телефон номеры буенча: 8(843) 221-82-45

яки электрон почтага: Shakirzyanova.Ilvira@tatar.ru

Элемтә өчен җаваплы зат: технологик тоташтыру өчен түләүне җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе – Шакирҗанова Ильвира Хәмид кызы.

Видеотрансляцияне Дәүләт комитеты сайтында түбәндәге сылтама буенча карарга була: https://www.youtube.com/watch?v=Y-C4_USN6B4

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International