ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2021 елның 8 октябрендә Спас муниципаль районында гражданнарны кабул итәчәк. Сорауларга һәм мөрәҗәгатьләргә рәис урынбасары Лилия Борисова җавап бирәчәк.


1
октябрь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2021 елның 5 октябрендә Югары Ослан муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итә. Сорауларга һәм мөрәҗәгатьләргә рәис урынбасары Лилия Борисова җавап бирәчәк.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты үз ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.  Дәүләт комитеты хезмәткәрләре өлкән буын вәкилләренең өйләрендә барды, өлкәннәрнең кайберләре үзләре Комитетка килү теләген белдерде.  Һәр ветеранга бүләкләр – бәйрәмгә азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында видеоконференция режимында су белән тәэмин итүгә һәм ташландык суларны агызуга тариф проектлары буенча эшче тариф комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда 2022 елга «ССК «Интеграция» ҖЧҖ өчен техник суга, салкын суны транспортлауга һәм Казан шәһәре кулланучылары өчен җыентык суларны транспортлауга тариф карарлары проектлары каралды.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча атналык штаб утырышында гражданнарның мөрәҗәгатьләренә контрольлек итү срокларын бозу мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Чәчләрегезгә көмеш чал кунса да,

Сездән алган тәҗрибә – бәһасез.

Күңелегез яшьләрчә көр Сезнең,

Шуның белән дә инде көчлесез.

Бүген Сезне тәбрик итәбез, 

Ныклы сәламәтлек телибез.

Дус-туганнар җылысын тоеп,

Яши күрегез, яратабыз, хөрмәт итәбез!

2021 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе тарафыннан яңа бәя төркемнәре буенча тормыш өчен кирәкле һәм мөһим булган дару препаратларына җитештерүчеләрнең чынлыкта сатып  җибәрү бәяләренә күмәртәләп һәм ваклап сатуга өстәмә бәяләренең чик күләмнәрен билгеләде.

30 сентябрьдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елга каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә фаразланган тарифларны карау буенча эшче тариф комиссиясенең  утырышы булды.


30
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе «Альянс-1» махсус төзүче оешма» ҖЧҖ объекты –  Максимов урамы буенча торак булмаган бинасы белән торак йорт, 3 блок» объектын – «Водоканал» МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең 18 нче колония-җирлеге» федераль казна учреждениесе объектын ташландык суларны агызу системасына тоташтыру өчен түләү раслады.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 30 сентябрь көнне су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә хезмәт күрсәтүче «Татэнерго» АҖ, «РСК» ҖЧҖ кулланучылары өчен 2022 елга тариф карарлары проектларын карау буенча эшче тариф комиссиясе утырышы булды.             


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International