ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарифларны дәүләти җайга салу һәм нормативларны (ягулык югалту, чагыштырма чыгым, норматив запаслары) билгеләү өлешендә тәҗрибә уртаклашу максатларында Калининград өлкәсенә эш визиты белән килде.
Чара кысаларында ТР Дәүләт комитеты вәкилләре: рәиснең беренче урынбасары А.Л.Штром, рәис урынбасары Л.П. Борисова, технологик тоташтыру өчен түләүне җайга салу һәм контроль бүлеге башлыгы И.Х. Шакирҗанова, технологик аудит бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Д.Р.Зыятдинова Калининград өлкәсенең Бәяләрне һәм тарифларны дәүләти җайга салу хезмәте вәкилләре К.А. Юткин һәм «Бәяләр һәм тарифлар буенча экспертиза үзәге» УГБУ карамагындагы учреждениесе вәкиле Я.И.Бабкина белән очраштылар.
Эшлекле сәфәр барышында катнашучылар түбәндәге өлкәләрдә тәҗрибә уртаклашты:
- электр челтәрләренә технологик тоташтыру;
- су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру.
Шулай ук җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә исәп-хисап ясау һәм нормативлар раслау тәртибе, техник бәяләмәләр мәсьәләсе дә каралды.
Әлбәттә, тарифларны алга таба цифрлаштыру мәсьәләсе дә игътибардан читтә калмады.