Каты коммуналь калдыклар штабы: чүпне вакытында чыгармау проблемасын контейнер мәйданчыкларына видеокамералар урнаштырып хәл итеп була

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Бүген видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча чираттагы эшче штаб утырышы булды.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вәкиле Рөстәм Низамиев «Халык контроле» ДМС системасына килгән шикаятьләрнең саны буенча хисап тотты. Мөрәҗәгатьләрне анализлау Казан шәһәрендә һәм кайбер муниципаль районнарда чүп-чарны вакытында чыгармау проблемасын кабат күрсәтте: «Хәзерге вакытта мөрәҗәгатьләр саны арта. Без янә язгы, кышкы чорга керәбез, бу чорда шикаятьләр бик күп була, ягъни мөрәҗәгатьләр статистикасы кимеми», – дип башлады үз чыгышын Рөстәм Низамиев.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сүзләренә караганда, мәсьәләләрне башкарма комитетларга җибәреп түгел, ә төбәк операторларының үз көче белән хәл итәргә кирәк, чөнки чүп чыгару графигын алар боза.

 «Башкарма комитетларга һәм төбәк операторларына гражданнарның калдыклар чыгарудагы өзеклекләргә, графиклар үтәлешенә һәм контейнер мәйданчыкларын чисталыкта тотуга кагылышлы мөрәҗәгатьләренә оператив рәвештә җавап бирергә кирәк», – дип мөрәҗәгать итте штабта катнашучыларга Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина.

Рөстәм Низамиев, шулай ук, Казан шәһәренең Киров районы буенча шикаятьләр булмавын мисал итеп китерде, әлеге фактны контейнер мәйданчыкларына видеокамералар урнаштырылуы белән бәйләп аңлатты һәм утырышта катнашучыларга графикларны бозу проблемасын хәл итү өчен Киров районы тәҗрибәсенә игътибар итәргә тәкъдим итте.

Узган атнада «Халык контроле» ДМС системасына барлыгы 25 мөрәҗәгать алынган, шуларның 7 буенча контроль чаралар күрү срогы бозылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International