Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча эшче тариф комиссиясенең утырышы булды

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе

2021 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елга каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсе операторлары өчен тарифлар билгеләү буенча эшче тариф комиссиясе утырышы булып узды.

Тариф комиссиясендә түбәндәге оешмалар каралды: Әтнә муниципаль районының «Әтнә ТКХ» МУП, Буа муниципаль районының «Буа ТКХ КҖП» (Инженерлык челтәрләре) ААҖ, Баулы муниципаль районының «Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» МКП,  Яр Чаллы шәһәренең «ПЭК» ҖЧҖ, Арча муниципаль районының «Жилкомбытсервис» ҖЧҖ, Балтач муниципаль районының «Благоустройство» ҖЧҖ, Теләче муниципаль районының «Мишә» ҖЧҖ, Чирмешән муниципаль районының  «Чиста шәһәр» ҖЧҖ, Чистай муниципаль районының «Индустрия» ҖЧҖ, Алабуга муниципаль районының «МПО ЖХ и Б» ҖЧҖ.

Билгеләнгән календарь сроклары дәвамында оешмаларга Дәүләт комитетына эксперт бәяләмәсен әзерләгәндә исәпкә алыначак үз искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен тапшыру йөкләмәсе җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International