Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт: республикада полигоннарның сыйдырышлылык мәсьәләсе инде киләсе елда ук актуаль булачак

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Тарифлар буенча дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча узган штаб утырышында Дәүләт экологик экспертиза һәм рөхсәт бирү эшчәнлеге төбәкара бүлеге җитәкчесе Елена Попова калдык күмү объектларының торышы турындагы доклад белән чыгыш ясады.

Хәзерге вакытта Татарстанда гамәлдәге 45 полигонның 36 гына файдаланыла.  Күзәтчелек органы мәгълүматларына караганда, 2023 елга күмү объектлары тулысынча тулып бетәчәк, ә полигоннар саны 15 кадәр кимиячәк. Республиканың көнбатыш өлешендә хәл аеруча катлаулы булачак, калган полигоннарга йөкләнеш артачак, шуңа бәйле рәвештә алар тагын да тизрәк тулып бетәчәк.

Шул ук вакытта, Елена Евгеньевна сүзләренчә, Зеленодольск районында, мисал өчен, файдаланылмый торган ресурслар бар. Башка районнарда мондый полигоннар шундый ук рекультивацияләнмәгән хәлдә һәм муниципаль районнар карамагында санала. Аларны эшләтеп җибәрү өчен лицензия алу, төзелешкә рөхсәт булмавына һәм экологик экспертизага бәйле билгеле бер кыенлыклар бар.

«Вакыт аз калды, башкарма хакимият органнары ягыннан эшләрне тизләтергә кирәк: җирләрне сәнәгать билгеләнешендәге җирләргә күчерү, кирәкле документларны җыю һәм алу, эксплуатацияләүче оешмаларны эзләү буенча чаралар күрергә кирәк», – дип билгеләп үтте Елена Евгеньевна.

Шулай ук Роспотребнадзор вәкиле 2018 елда калдыкларны җыю объектлары – контейнер мәйданчыкларын теркәү, эксплуатацияләү тәртибен раслаган 1039 нчы карарны үтәү мәсьәләсендә муниципаль хакимият органнарының җаваплылыгына игътибар итте.  Контейнерлар саны һәм аларның сыйдырышлылыгы кертелгән туплау нормаларына туры килергә тиеш. Контейнерларның тулуы һәм чыгарылу ешлыгы өчен төбәк операторлары гына түгел, ә җирле хакимият органнары да җаваплы, дип нәтиҗә ясады Елена Попова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International