2021 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Азнакай, Югары Ослан, Лениногорск һәм Түбән Кама муниципаль районнарындагы кулланучыларны су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә 2022 елга тариф карарлары проектларын карап тикшерү буенча эшче тариф комиссиясе утырышы булып узды.
Тарифларның башлангыч дәрәҗәләрен карауда түбәндәге оешмалар катнашты: «Иннополис» МИЗ АҖ (эчәргә яраклы су һәм ташландык суларны агызу), «Водоканал» ҖЧҖ (эчәргә яраклы су һәм ташландык суларны агызу), «Сельхозжилсервис» МУП (эчәргә яраклы су), «Камэнергостройпром» ҖЧҖ (салкын суны һәм агып җыела торган суларны, өске агынты суларны транспортлау, техник су).
Билгеләнгән календарь сроклары дәвамында җайга салынулы оешмалар Дәүләт комитетына үз искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен тапшырачак, алар эксперт бәяләмәсен әзерләгәндә исәпкә алыначак.