Россия Хөкүмәте хәбәр иткәнчә, торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмати системасы яңартылачак, ә аның функцияләре киңәйтеләчәк. Шулай итеп, торак-коммуналь хуҗалык турында мәгълүматларны исәпкә алуның бердәм цифрлы платформасын эшләтеп җибәрү планлаштырыла, шул исәптән, ул мобиль кушымта рәвешендә дә барлыкка киләчәк. Шулай ук әлеге система дәүләт хезмәтләре порталы һәм барлык төбәк һәм муниципаль ресурслар белән дә интеграцияләнә.
«Кодекс» төбәкара коммуникацияләр һәм консультацияләр үзәге «2022 елда электр челтәрләренә тоташтыру: яңа таләпләр, исәп-хисап һәм процедуралар» Бөтенроссия гамәли вебинарында катнашырга чакыра.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 20 гыйнварындагы боерыгы нигезендә Лариса Хәбибуллина элеккеге рәис урынбасары вазыйфасыннан азат ителде һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнде.
2022 елның 14 гыйнварында Мәскәү өлкәсенең Бәяләр һәм тарифлар комитеты Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшчәнлегенең 2021 елга төп нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлары турында» дигән темага багышланган йомгаклау утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе Әлмәт шәһәре урта гомуми белем бирү мәктәбен «Альметьевск-Водоканал» АҖ салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә тоташтыруга түләүне раслады.
2022 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе, җылылык белән тәэмин итүнең ачык системаларын кулланып, Зәй муниципаль районы һәм Чаллы шәһәре кулланучыларына һәм җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга 2022 елга кайнар су тарифларын раслады.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 23 ноябрендәге 2009 номерлы карары нигезендә су һәм агынты суларны транспортлауны гамәлгә ашыручы оешмаларны транзит оешмаларына кертү критерийлары расланды.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Татэнергосбыт» АҖнең инвестиция программасы чараларын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту кысаларында, 2022 елның 19 гыйнварында Казан шәһәре буенча интеллектуаль исәпкә алу җайланмалары урнаштырылган урыннарны карап чыктылар, шулай ук күрсәтмәләрне реаль вакыт режимында идарә үзәгенә тапшыру процессын тикшерделәр.
Республика халкы каты коммуналь калдыкларны чыгаруга кагылышлы сораулар белән сирәгрәк мөрәҗәгать итә башлады. Бу хакта җайга салучы коллегиянең йомгаклау утырышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе А.С. Груничев хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты үзенең рәсми сайтының www.kt.tatarstan.ru «Документлар» → «Җайга салынулы оешмалар өчен» → «Электр һәм җылылык энергетикасы» → «Мәгълүмати хатлар» бүлегендә «2021 ел өчен территориаль челтәр оешмаларының хисап бирүе турында» 2022 елның 10 гыйнварындагы ДС-31/16/2022 номерлы мәгълүмати хат урнаштырылуы турында хәбәр итә.