Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 20 гыйнварындагы боерыгы нигезендә Лариса Хәбибуллина элеккеге рәис урынбасары вазыйфасыннан азат ителде һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнде.
Лариса Хәбибуллина үз эшчәнлеген 2003 елда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында белгеч вазыйфасыннан башлый. 2003 елда Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен «Предприятиедә икътисад һәм идарә» белгечлеге буенча тәмамлый. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2008 елдан бирле эшли.