ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Татэнергосбыт» АҖнең инвестиция программасы чараларын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту кысаларында, 2022 елның 19 гыйнварында Казан шәһәре буенча интеллектуаль исәпкә алу җайланмалары урнаштырылган урыннарны карап чыктылар, шулай ук күрсәтмәләрне реаль вакыт режимында идарә үзәгенә тапшыру процессын тикшерделәр.
2020 елдан башлап «Татэнергосбыт» АҖ электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системасын булдыру буенча инвестиция программасын гамәлгә ашыра.
Инвестиция программасын гамәлгә ашыру кысаларында түбәндәге бурычларны хәл итү күздә тотыла:
1. Кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын, өзлексезлеген һәм сыйфатын контрольдә тоту һәм мониторинглау;
2. Халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту;
3. Кулланылган электр энергиясе өчен түләүләрнең аңлаешлылыгын тәэмин итү;
4. Коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр һәм башка кызыксынган затлар белән кулланучылар арасындагы каршылыкларга караган мөрәҗәгатьләрнең кимүе;
5. Гомумйорт ихтыяҗлары өчен тотылган электр энергиясенең һәм электр энергиясе күләменең коммерция югалтуларын киметү;
6. Электр энергетикасының тотрыклылыгын һәм кулланучыларны автоматлаштырылган исәпкә алу системасына тоташтыруны тәэмин итү.
Җайга салына торган оешмалар игътибарына!
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 23 ноябрендәге 2009 номерлы карары нигезендә су һәм агынты суларны транспортлауны гамәлгә ашыручы оешмаларны транзит оешмаларына кертү критерийлары расланды.
Оешма күрсәтелгән критерийларга туры килмәгән очракта, 2022 елга су һәм агынты суларны транспортлауга билгеләнгән тарифлар 2022 елның 1 сентябреннән гамәлдән чыгарылачак.
Транзит оешмалары ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына 2023 елга тариф эше материаллары составында суүткәргеч һәм (яки) канализация челтәрләре һәм (яки) корылмалар хуҗасының яки башка законлы затның транзит оешмаларына керү критерийларына туры килүен раслаучы документлар һәм башка мәгълүматларның күчермәләрен дә тапшырырга тиеш була.
«Су һәм агынты суларны транспортлауга тарифлар турында» 2022 елның 13 гыйнварындагы ЛХ-26/186/20202 номерлы мәгълүмати хат.