ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе «Челныводоканал» ҖЧҖ һәм «Альметьевск-Водоканал» АҖ тоташтыру өчен түләүне раслады

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе Әлмәт шәһәре урта гомуми белем бирү мәктәбен «Альметьевск-Водоканал» АҖ салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә тоташтыруга түләүне раслады.

Моннан тыш, утырыш кысаларында, шулай ук, Чаллы шәһәренең «Челныводоканал» ҖЧҖ инженер челтәрләренә 63 микрорайондагы яңа күпкатлы торак йортларны тоташтырган өчен түләү билгеләү мәсьәләсе дә каралды.

Кабул ителгән карарлар белән ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International