«Кодекс» төбәкара коммуникацияләр һәм консультацияләр үзәге «2022 елда электр челтәрләренә тоташтыру: яңа таләпләр, исәп-хисап һәм процедуралар» Бөтенроссия гамәли вебинарында катнашырга чакыра.
Докладлар белән Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы вәкилләре, яңа тармак законнарын эшләүчеләр һәм әйдәп баручы экспертлар чыгыш ясаячак.
Вебинар программасында электр челтәрләренә технологик тоташу кагыйдәләрендәге үзгәрешләр белән танышырга мөмкин булачак.
Вебинарның төп тематик юнәлешләре:
«2022 елда тоташу кагыйдәләрендәге яңалыклар»;
«2022 елдан кертелгән ташламалы тоташу буенча яңалыклар»;
«Гариза бирүчеләр белән хезмәттәшлек итү»;
«Технологик тоташуда аерым процедураларның үзенчәлекләре»;
«2022 елда технологик тоташу өчен түләүне исәпләү тәртибе»;
«2022 елда тоташтырылган очракта исәпләү җайланмаларын урнаштыру тәртибе»;
«Челтәр оешмалары чыгымнарын компенсацияләү»;
«2022 елда коммерциясез бакчачылык ширкәтләрен тоташтырудагы яңалыклар».
Вебинарны Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының Электр энергетикасы үсеше департаменты инфраструктурасының бәя сәясәте һәм контроль бүлеге җитәкчесе, электр челтәрләренә тоташтыру өлкәсендә законнарны эшләүче Дмитрий Ильин һәм территориаль челтәр оешмалары Ассоциациясенең технологик тоташтыру юнәлеше җитәкчесе, «Энергия» компанияләре Холдингы генераль директорының үсеш һәм хезмәтләр күрсәтү буенча урынбасары, Стратегик инициативалар агентлыгы эксперты Даниэль Дмитриев үткәрәчәк.
Онлайн-трансляция 3 февральдә сәгать 10.00 башлана (Мәскәү вакыты белән) һәм тәнәфесләр белән 15:00 кадәр дәвам итәчәк. Катнашучыларны теркәү (495) 771-22-40 телефоны яки электрон түбәндәге электрон почта аша башкарыла: stepanova@kodeks.msk.ru.