2022 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Борисова Лилия Петровна Алексеевск муниципаль районында гражданнарны урында кабул итәчәк.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының профильле бүлек җитәкчеләре һәм белгечләре, электр энергетикасы, каты коммуналь калдыклар белән эш итү, җылылык һәм су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә тарифларны җайга салу мәсьәләләре буенча эшче төркемнәр составында, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Экспертлар советы эшендә катнашты.
Федерация Советы каршындагы торак төзелеше һәм торак-коммуналь комплексны үстерү мәсьәләләре буенча Совет коммуналь инфраструктура объектларын төзү, реконструкцияләү һәм модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру буенча мониторинг үткәрергә ниятли.
2022 елның 31 мартыннан 1 апреленә кадәр Мәскәүдә «Тарифларны җайга салу һәм Россиянең торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре белән идарә итү өлкәсендә дәүләт сәясәте» дип исемләнгән II Бөтенроссия гамәли семинары булачак.
2022 елда торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләүгә 20 млрд.сум акча тотылачак. Ә дүрт ел дәвамында бу сан 150 млрд. сумга кадәр җитәчәк.
2022 елда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты республиканың муниципаль районнарында гражданнарны урыннарга чыгып кабул итүне дәвам итәчәк.
Каты коммуналь калдыклар штабының региональ операторлар белән хезмәттәшлек итү юнәлешендә оештырылган утырыш нәтиҗәләре буенча, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты муниципаль районнарның башкарма комитетлары контейнер мәйданчыклары белән тәэмин итәргә тиеш дигән мәгълүмат кирәклеген беркетмә нигезендә теркәде.
2022 елның 26 гыйнварында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләренә багышланган беренче Штаб узды.
Тәҗрибә алмашу максатында, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Мәскәү өлкәсенең Бәяләр һәм тарифлар комитетында булды. Мәскәү өлкәсендәге коллегалар каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә реформа узу тәҗрибәсе белән уртаклашты, закон чыгару инициативалары турында фикер алышты, каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү, күмү һәм компостацияләү өчен яңа объектларның чыгымнарын эталонизацияләү мөмкинлекләрен карады.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина, ТР Федераль антимонополия хезмәте җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь белән бергә, тарифларны җайга салу өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатыннан, Калуга өлкәсенең Конкурентлык сәясәте министры Николай Владимиров һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Калуга өлкәсе буенча идарәсе җитәкчесе Дмитрий Каретин белән очрашты.