Республика халкы каты коммуналь калдыкларны чыгаруга кагылышлы сораулар белән сирәгрәк мөрәҗәгать итә башлады. Бу хакта җайга салучы коллегиянең йомгаклау утырышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе А.С. Груничев хәбәр итте.
2019 елдан бирле әлеге мәсьә белән максатчан рәвештә шөгыльләнгән Региональ операторлар белән үзара бәйләнешкә керү штабы эше мөрәҗәгатьләрнең кимүенә йогынты ясады. Аерым алганда, штаб карары нигезендә каты коммуналь калдыкларны чыгару графигы төзәтелде. Графиклар белән региональ операторлар сайтында, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең рәсми сайтларында танышырга мөмкин. 2021 ел нәтиҗәләре буенча, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына гражданнардан барлыгы 3 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителә.
Регуляторга республика халкы 7 (843) 236-36 36 телефон номеры буенча да мөрәҗәгать итә ала.