Россия Хөкүмәте хәбәр иткәнчә, торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмати системасы яңартылачак, ә аның функцияләре киңәйтеләчәк. Шулай итеп, торак-коммуналь хуҗалык турында мәгълүматларны исәпкә алуның бердәм цифрлы платформасын эшләтеп җибәрү планлаштырыла, шул исәптән, ул мобиль кушымта рәвешендә дә барлыкка киләчәк. Шулай ук әлеге система дәүләт хезмәтләре порталы һәм барлык төбәк һәм муниципаль ресурслар белән дә интеграцияләнә.
Бүгенге көндә торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасы гражданнарга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, капиталь ремонт үткәрү вакыты турында мәгълүмат алу, счетчик күрсәтмәләрен кертү, электрон тавыш бирүдә катнашу, мөрәҗәгать яки шикаять бирү кебек хезмәтләр спектрыннан кулланырга мөмкинлек бирә торган бердәм һәм тулы кыйммәтле ресурс булып тора.