ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Татэнергосбыт» АҖнең инвестиция программасы чараларын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту кысаларында, 2022 елның 24 мартында Казан шәһәре буенча электр энергиясен интеллектуаль рәвештә исәпкә алу җайланмаларын карап чыкты, шулай ук күрсәтмәләрне реаль вакыт режимында идарә үзәгенә тапшыру процессын тикшерде.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2021 ел өчен су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салына торган оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2021 ел өчен эш нәтиҗәләренә анализ ясауны дәвам итә.
Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны исәпләү (төзәтү) шаблонын яңа версиягә алыштыру кирәклеге турында хәбәр итә CALC.TARIFF.WATER 2.16 (v3.0.2) upd.
Торак-коммуналь хуҗалык, гидроэнергетика, металлургия, җиңел һәм химия сәнәгате өлкәсендә эшләүче Россия компанияләре су ресурсларыннан файдаланган өчен элек планлаштырылганнан кимрәк түләячәк. Мондый карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л. В. Хәбибуллинага «Хәзерге заман шартларында тарифларны озак вакытка җайга салу. Проектлар һәм нәтиҗәләр» дип аталган гамәли семинарда актив катнашуы өчен истәлекле бүләк тапшырдылар. Бүләкне статс-сәркатип - РФ Монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Сергей Пузыревский бирде.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2021 елгы эш нәтиҗәләре буенча су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыкларын утильләштерү, җылылык белән тәэмин итү һәм җылылык энергиясен тапшыру хезмәтләрен күрсәтү өлкәләрендә җайга салынулы хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлау мәсьәләсе буенча мәгълүмат һәм кирәкле материаллар тапшыруның зарурилыгы турында хәбәр итә. Алар ТР ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары тарифларын фаразлауның һәм анализлауның бердәм мәгълүмати-аналитик системасы аша бирелә.
РФ Хөкүмәте килеп туган шартларда «беренче чираттагы гамәлләр планы» версиясен әзерләгән, тотрыкландыру чаралары 2022 елның 28 мартына кадәр расланырга тиеш.
Тарифларны җайга салу принцибы – кулланучыларның һәм җайга салына торган субъектларның икътисадый мәнфәгатьләре балансы
2022 елның 23 мартында РФ Монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе Максим Шаскольский видеоконференция режимында «Хәзерге шартларда озак сроклы тарифларны җайга салу. Проектлар һәм нәтиҗәләр» темасына уздырылган семинарда сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
2022 елның 23-24 мартында РФ Монополиягә каршы федераль хезмәте «Хәзерге шартларда озак сроклы тарифларны җайга салу. Проектлар һәм нәтиҗәләр» дигән темага семинар уздыра. Семинарда Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан җайга салучы органнар катнаша. Семинар панель һәм дискуссия мәйданчыклары, эш төркемнәре форматында уза.
2022 елның 21 мартындагы Пр-68/2022 номерлы Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты боерыгы нигезендә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының электр энергетикасы, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген карап тикшерү буенча баланс комиссиясе утырышларын үткәрү графигы һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына тапшырыла торган мәгълүмат һәм материаллар исемлеге расланды.