МОНОПОЛИЯГӘ КАРШЫ ФЕДЕРАЛЬ ХЕЗМӘТ ТАРИФЛАРНЫ ҖАЙГА САЛУНЫ КАМИЛЛӘШТЕРҮ БУРЫЧЛАРЫН БИЛГЕЛӘДЕ

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Тарифларны җайга салу принцибы – кулланучыларның һәм җайга салына торган субъектларның икътисадый мәнфәгатьләре балансы

2022 елның 23 мартында РФ Монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе Максим Шаскольский видеоконференция режимында «Хәзерге шартларда озак сроклы тарифларны җайга салу. Проектлар һәм нәтиҗәләр» темасына уздырылган семинарда сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Ведомство җитәкчесе тарифларны җайга салуның төп принцибы - кулланучылар һәм җайга салына торган субъектларның икътисадый мәнфәгатьләре балансына ирешү, дип сөйләде. Хәзерге вакытта инфраструктура инвестиция проектларына һәм яңартуга мохтаҗ. Шул ук вакытта тарифларны үзгәртү темплары кулланучыларның мәнфәгатен дә исәпкә алырга тиеш.

Максим Шаскольский тарифларның икътисади нигезен контрольдә тоту көчәячәк, дип ассызыклады.

Статс-сәркатип, ягъни РФ Монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Сергей Пузыревский билгеләп үткәнчә, 2021 ел нәтиҗәләре буенча, нигезсез рәвештә алынган 6,93 млрд.сум акча төшереп калдырылырга тиеш. Бу күрсәткеч 2020 елга караганда өч тапкырга диярлек күбрәк. Шулай ук ведомство җайга салучы органнарга җитешсезлекләрне бетерү турында 67 күрсәтмә бирде. Ведомство күрсәтмәләрен үтәү кайбер төбәкләрдә каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәт күрсәтү өлкәсендәге тарифларны киметергә мөмкинлек бирә. Әйтик, 2021 елда алар Амур өлкәсендә - 16% ка, Белгород өлкәсендә - 5,89% ка, Ульяновскида 4,5% ка кимегән.

Моннан тыш, Монополиягә каршы федераль хезмәт төбәктәге тариф органнарына карата 14 тикшерү үткәрә һәм судка кадәр бәхәсләр һәм тариф буенча аңлашылмаучанлыклар турында 136 гариза, шулай ук 105 административ эш карый.

Үз чиратында, РФ Монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Виталий Королев хәбәр иткәнчә, озак сроклы тарифларны билгеләү 2022 елда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге индустриягә үзгәрешләр кертүгә 5,4 млрд.сум акча җәлеп итү мөмкинлеген бирә.

2022-2024 елларда кайбер төбәкләр өчен коммуналь хезмәтләр өлкәсендә озак сроклы индекслар билгеләү торак-коммуналь хуҗалык инфраструктурасына инвестицияләрне 21,5 млрд.сумга кадәр арттырачак. Бу гамәлдәге җылылык трассаларын, су үткәргечләрне һәм гражданнар өчен мөһим булган торак-коммуналь хуҗалык объектларын модернизацияләргә ярдәм итәчәк. Киләчәктә бу зур коммуналь аварияләрне киметәчәк. Шул ук вакытта дәүләт торак-коммуналь хуҗалыкка тарифларны нигезсез рәвештә арттыра алмаячак.

Бүген семинарның икенче көне уза. Исегезгә төшерәбез, Татарстаннан анда ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе А.С.Груничев һәм аның урынбасары Л.В.Хәбибуллина катнаша. Эксперт мәйданчыклары эше барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре тарифларны җайга салуның, коммуналь хуҗалыкка инвестицияләрне стимуллаштыруның актуаль мәсьәләләре буенча докладлар белән чыгыш ясады, шулай ук су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә типлаштырылган тарифлар буенча үз фикерләрен әйтте.

 

Источник: https://fas.gov.ru/news/31863

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International