ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының Баланс комиссиясе үз эшен дәвам итә

2022 елның 25 марты, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2021 ел өчен су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салына торган оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2021 ел өчен эш нәтиҗәләренә анализ ясауны дәвам итә.

Бүген Баланс комиссиясе утырышы кысаларында, җайга салу органы Чүпрәле һәм Нурлат районнарындагы түбәндәге предприятиеләрнең финанс хисапларын карады:

«Прогресс» МУП, «Фламинго» ҖЧҖ, «Промочистка» ҖЧҖ, «Нурлат җылылык челтәрләре» АҖ, «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы торак-коммуналь хуҗалыгының идарәче компаниясе» МУП.

Баланс комиссиясе утырышларының графигы җайга салу органының рәсми сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International