ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Татэнергосбыт» АҖнең инвестиция программасы объектларын карады

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Татэнергосбыт» АҖнең инвестиция программасы чараларын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту кысаларында, 2022 елның 24 мартында Казан шәһәре буенча электр энергиясен интеллектуаль рәвештә исәпкә алу җайланмаларын карап чыкты, шулай ук күрсәтмәләрне реаль вакыт режимында идарә үзәгенә тапшыру процессын тикшерде.

«Татэнергосбыт» АҖ 2020 елдан башлап электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системасын булдыру буенча инвестиция программасын гамәлгә ашыра. Әлеге программада кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын, өзлексез һәм сыйфатлы булуын контрольдә тоту һәм мониторинглау карала.

Программаны гамәлгә ашыру барышында кулланылган электр энергиясе өчен түләүләр формалаштыруны аңлаешлырак итү, халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту, кулланучылардан килгән мөрәҗәгать һәм шикаятьләр санын киметү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International