РФ Хөкүмәте бүгенге шартларда «беренче чираттагы гамәлләр планы» версиясен әзерләгән

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәте килеп туган шартларда «беренче чираттагы гамәлләр планы» версиясен әзерләгән, тотрыкландыру чаралары 2022 елның 28 мартына кадәр расланырга тиеш.

Документта түбәндәге чаралар тәкъдим ителә: 

- россиялеләргә кайнар һәм салкын суны исәпләү җайланмаларын урнаштыру өчен, шулай ук җылылык белән тәэмин итү өчен түләүләрне кичектереп түләргә мөмкин;

- гражданнар һәм идарәче компанияләргә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәгән очракта, штрафларны исәпләү тәртибен үзгәртергә, яраклылык вакыты тәмамланган исәпләү җайланмаларының вакытында тикшерелмәвенә үзгәрешләр кертергә;

- беренчел торак базарында ташламалы ипотека программаларына, шул исәптән авыл ипотекасына һәм Ерак Көнчыгыш ипотекасына 269,2 млрд сум акча бүлеп бирергә;

- төзүчеләр өчен проектлы финанслауны субсидияләүгә 35 млрд. сум акча бүлеп бирергә;

 - капиталь төзекләндерү эшләрен башкаручы төбәк операторларына подрядчыларның эше өчен аванс нормасын бүгенге көндә рөхсәт ителгән 30% тан арттырып билгеләргә, дип хәбәр итә «Известия» газетасы https://iz.ru/1306759/mariia-perevoshchikova-evgenii-kuznetcov/na-svoi-uchet-v-rf-vvedut-rassrochku-na-oplatu-schetchikov-zhkkh

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International