2022 елның 23-24 мартында РФ Монополиягә каршы федераль хезмәте «Хәзерге шартларда озак сроклы тарифларны җайга салу. Проектлар һәм нәтиҗәләр» дигән темага семинар уздыра. Семинарда Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан җайга салучы органнар катнаша. Семинар панель һәм дискуссия мәйданчыклары, эш төркемнәре форматында уза.
Семинарның көн тәртибендә озак сроклы җайга салуның актуаль мәсьәләләре карала.
Экспертлар һәм җайга салучы органнар җайга салына торган тармакларга ярдәм итү чаралары, төбәкләрне газга тоташтыру һәм газ белән тәэмин итүнең социаль-юнәлешле һәм икътисадый нәтиҗәле системасын гамәлгә кертү турында РФ Президенты йөкләмәләре исемлеген гамәлгә ашыру, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә җайга салына торган бәяләрне (тарифларны) дәүләт контроле мәсьәләләре нигезендә гамәлгә ашыру, 2022 елның мартында үз көченә керә торган җылылык, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә технологик тоташтыру буенча яңа кагыйдәләр, тарифларны җайга салуны цифрлаштыру һ.б. турында фикер алышалар.
Татарстан Республикасыннан семинарда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе А.С.Груничев һәм рәиснең беренче урынбасары Л.В.Хәбибуллина катнаша.