Хөкүмәт сәнәгать җитештерүчеләренә су объектларыннан файдаланган өчен түләүләрне киметте

2022 елның 25 марты, җомга

Торак-коммуналь хуҗалык, гидроэнергетика, металлургия, җиңел һәм химия сәнәгате өлкәсендә эшләүче Россия компанияләре су ресурсларыннан файдаланган өчен элек планлаштырылганнан кимрәк түләячәк. Мондый карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.

Кабул ителгән карар сәнәгать өлкәсенә 1,7 млрд.сумга якын акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу акчаларны компанияләр җиһазлар һәм җайланмалар сатып алуга һәм инфраструктураны үстерүгә юнәлдерә алачак.

Карар тышкы санкция басымы шартларында Россия икътисады үсешен тәэмин итү буенча беренчел чаралар планы кысаларында әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International