Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Комиссия су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә җайга салына торган түбәндәге оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге хисапларын тикшерде:
РФ Монополиягә каршы федераль хезмәте база һәм система барлыкка китерүче тармакларга ярдәм итү өчен, кулланучыларга тариф тотрыклылыгын тәэмин итү максатларында эшләнә торган чаралар күрә, шул ук вакытта җайга салына торган компанияләргә йогынты ясауның туры килердәй коралларын формалаштыра.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Бердәм мәгълүмати аналитик система аша җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәрләре оешмаларының 2023 елга бәяләрне (тарифларын) билгеләү (корректировкалау) турында тәкъдимнәрен бирү буенча бердәм форма җибәрде (CALC.WARM.TARIFF(v3.0.1).
Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты бинасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторларының эшчәнлеген карап тикшерү буенча Штабның чираттагы утырышы булды, анда Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин да катнашты.
Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев һәм РФ Федераль Җыеныныж Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә тарифларны җайга салу мәсьәләсе буенча Иҗтимагый кабул итү бүлеге аккаунтында үткән (https//vk.com/erpomogaet16) онлайн-трансляциядә катнашты. Шулай ук алар читтән торып гражданнарны да кабул итте.
2023 елдан башлап эшкәртелгән калдыклардан товарлар җитештерүче компанияләр һәм шәхси эшкуарлар дәүләт ярдәменә ия була ала. Моның өчен экология буенча бюджетка җыелган акчаның бер өлеше юнәлдереләчәк.
2022 елның 30 мартында Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин Татарстанга эш визиты белән киләчәк. Татарстанда М. Топилин ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының төбәк операторлары белән хезмәттәшлек Штабы эшендә катнашачак, шулай ук «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча турыдан-туры трансляция уздырачак.
2022 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Әтнә районында гражданнарны урында кабул итә.
Россия экология операторы хәбәр иткәнчә, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге конвейер җиһазларының күбесе Россиядә җитештергән. Россиянең экология операторы генераль директоры Денис Буцаев сүзләренә караганда, мондый төр җиһазларның читтән кертелгән өлеше нибары 11% ка гына җитә.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты бу көннәрдә Татарстанның гомуми белем бирү учреждениеләрендә Цифрлаштыру елы кысаларында уза торган «Цифр дәресе» республика белем бирү проектына кушылды.