Җайга салына торган оешмалар игътибарына!

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

2022 елның 21 мартындагы Пр-68/2022 номерлы Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты боерыгы нигезендә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының электр энергетикасы, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген карап тикшерү буенча баланс комиссиясе утырышларын үткәрү графигы һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына тапшырыла торган мәгълүмат һәм материаллар исемлеге расланды.

Баланс комиссиясе утырышында карау өчен мәгълүмат һәм материалларны баланс комиссиясен үткәрү датасына кадәр 3 эш көне эчендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына җибәрергә кирәк. Электрон почта алдресы: monitoringokk@mail.ru

Мәгълүмати хат: 2002 елның 22 мартындагы ЛХ-27/1226/2022 номерлы хат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International