ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2022 ел
җомга

2022 елның 1 июненнән Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифлар билгеләү буенча гаризалар кабул итә башлый. Быелдан башлап төбәк опрераторлары һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге операторлар өчен әлеге хезмәт электрон рәвештә күрсәтелә башлады.

ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет чираттагы утырышын үткәрде. Көн тәртибендәге мәсьәләләр арасында 2022 елның 1 кварталы өчен «2015-2024 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» ведомство программасы чараларының үтәлеше турында фикер алышу да бар иде.


26
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җылылык белән тәэмин итү һәм су белән тәэмин итү өлкәсендә, бигрәк тә ягып җылыту чорында аварияләрне киметүгә аеруча зур игътибар бирергә кушты. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021/2022 елгы ягып җылыту чорында ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс оешмаларының эш нәтиҗәләренә һәм 2022/2023 ел бурычларына багышланган утырышында хәбәр итте.


25
май, 2022 ел
чәршәмбе

Быелның көзеннән Россиядә җылылык, су һәм канализация челтәре хуҗаларына, аларны җылылык челтәрләре һәм транзит оешмаларына кертүгә карата, яңа төрле таләпләр билгеләнәчәк.  

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе Татарстан Республикасы территориясендә даими рәвештә пассажирлар йөртү маршрутлары буенча автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багаж йөртүгә караган җайга салына торган тарифларны билгеләүнең гамәлдәге тәртибен яңадан карады.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Төбәк операторлары белән хезмәттәшлек итү штабы май аенда халыктан җыелмый калган чүпкә карата шикаятьләр артуын терки. «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасына килгән хәбәрләрнең күбесе Казан шәһәре, Лаеш районы, Чаллы шәһәре, Әлмәт районнарына туры килә.

Россиядә каты коммуналь калдыкларны исәпкә алу буенча федераль дәүләт мәгълүмати система барлыкка киләчәк. Аның ярдәмендә бөтен ил буенча җыелган чүп күләмен исәпләргә, тармакта төзелгән килешүләр санын тикшерергә, төрле төбәкләрдә гамәлдә булган тарифлар белән танышырга мөмкин булачак.


24
май, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Менделеевск районында гражданнарны урынга чыгып кабул итте. Очрашу район башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев белән берлектә узды.


23
май, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында бәяләрне һәм тарифларны дәүләти җайга салу мәсьәләләре буенча гражданнар өчен «кайнар линия» эшли башлады. Халыктан шалтыратуларны Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасарлары кабул итәчәк.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында «Тарифлар: катлаулыны гади итеп» дәип аталган III Республика бәйгесенә гаризалар кабул итә башлый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International