Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында бәяләрне һәм тарифларны дәүләти җайга салу мәсьәләләре буенча гражданнар өчен «кайнар линия» эшли башлады. Халыктан шалтыратуларны Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасарлары кабул итәчәк.
Гражданнар Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчелегеннән пәнҗешәмбе көннәрендә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (төшке тәнәфес 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр) консультация алу мөмкинлегенә ия.
Калган көннәрдә гражданнарның мөрәҗәгатен, элеккечә үк, ведомство хезмәткәрләре кабул итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, «кайнар линия» телефоны (843) 236-36-36.