Каты коммункаль калдыклар штабы җыештырылмаган чүпкә карата халыктан җыелган шикаятьләр санын терки

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Төбәк операторлары белән хезмәттәшлек итү штабы май аенда халыктан җыелмый калган чүпкә карата шикаятьләр артуын терки. «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасына килгән хәбәрләрнең күбесе Казан шәһәре, Лаеш районы, Чаллы шәһәре, Әлмәт районнарына туры килә.

Шулай ук гражданнар йорт янындагы контейнерлар һәм контейнер мәйданчыкларының канәгатьләнерлек санитария хәлендә булмавы турындагы хәбәрләр җибәрүдән дә туктамый.

Шикаятьләр Казан шәһәре Совет районының Тырыш урамы, Чаллы шәһәре, Лаеш районының Габиш авыл җирлеге һәм Әлмәт районының Иске Михайловка авыл җирлегендә яшәүчеләрдән килә. Хәбәрләргә чүп белән тулы контейнерларның фотолары да беркетелә. 

Хәбәрләрне Штаб төбәк операторлары һәм җирле үзидарә органнары катнашында тикшерде.  Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча җаваплы кешеләргә җыелган чүпне чыгару буенча тиешле сроклар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International