ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты транзит һәм җылылык челтәре оешмалары таләпләренә туры килмәгән оешмаларга карата карар кабул итте

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Быелның көзеннән Россиядә җылылык, су һәм канализация челтәре хуҗаларына, аларны җылылык челтәрләре һәм транзит оешмаларына кертүгә карата, яңа төрле таләпләр билгеләнәчәк.  Сүз җылылык энергиясен тапшыру, җылылык белән тәэмин итү, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, юынты суларны агызу хезмәтен күрсәтүче оешмалар турында бара. Хәзерге вакытта җылылык һәм су белән тәэмин итү өлкәсендәге транзит оешмаларга инженерлык челтәре булган теләсә нинди арадашчы оешма керә.  

Исегезгә төшерәбез, узган ел Россия Хөкүмәте җайга салына торган оешмаларны җылылык челтәре оешмалары һәм транзит оешмаларына кертү таләпләрен катгыйландырган иде. Әлеге таләпләр челтәрләрне тоту вакытына (12 айдан артык), аларның техник характеристикаларына (мәсәлән, миллионнан артык халык яши торган шәһәр өчен челтәрләрнең озынлыгы 7 чакрымнан да ким булырга тиеш түгел), авария-диспетчерлык хезмәте эшчәнлегенең оешканлыгы һ.б. белән бәйле.

Таләпләрнең тулы исемлеге 2021 елның 23 ноябрендәге 209 номерлы һәм 2021 елның 25 ноябрендәге 2033 номерлы Россия Хөкүмәте карарлары нигезендә расланган. Кабул ителгән карарлар күрсәтелә торган хезмәтләрнең ышанычлылыгын, сыйфатын күтәрүгә, инженерлык челтәрләрендә аварияләрне киметүгә юнәлдерелгән.

«Билгеләнгән критерийлар 2022 елның 1 сентябреннән гамәлгә кертелә, шул ук вакытта расланган критерийларга туры килми торган оешмалар өчен тарифлар билгеләнми, ә элек кабул ителгән тарифларны җайга салу органнары 2022 елның 1 сентябреннән гамәлдән чыгарырга тиеш була. Оешмаларның җайга салынуы бетерелгән очракта, Тарифлар буенча дәүләт комитеты оешмаларга һәм җирле үзидарә органнарына РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы раслаган гамәлләр алгоритмын җибәрде, ул, шул исәптән, гарантияле оешма яки ЕТО челтәрләрен тапшыруны да күздә тота» , - дип аңлатты ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина.

2022 елның 25 маена Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, җайга салына торган оешмалар өчен кабул ителгән карарларны анализлап, җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә элек кабул ителгән 12, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсенә караган 17 карарны, оешмаларның яңа таләпләренә туры килмәү сәбәпле, юкка чыгару турында карар кабул итте.

Җайга салучы органның кабул ителгән карарлары ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында «Норматив документлар» бүлегендә урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International