Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина эш сәфәребелән Мамадыш районында булып кайтты.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Чүпрәле муниципаль районында газга тоташтыру программасын гамәлгә ашыру белән танышты.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Чүпрәле муниципаль районында гражданнарны урынга чыгып кабул итте.
Бүген Татарстанда Матбугат көне билгеләп үтелә!
Журналистлар җәмәгатьчелеген һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Хезмәттәшләребез, бәяләрне һәм тарифларны дәүләти җайга салу темасын яктыртуда хезмәттәшлек итүегез һәм моңа җаваплы каравыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә сезгә уңышлар, бетмәс-төкәнмәс илһам, һөнәри үсеш юлдаш булсын!
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эшче төркеме җайга салына торган оешма программасы объектлары буенча урынга чыгып тикшерүләрне дәвам итә. Шушы көннәрдә җайга салучы орган 1 нче Казан җылылык-электр станциясе һәм 2 нче Казан җылылык-электр станциясендәге «Татэнерго» АҖ инвестиция чараларының 2021-2022 еллардагы үтәлешен тикшерде.
2022 елның 24 апрелендәТатарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе А.С. Груничев Татарстанның Менделеевск муниципаль районында гражданнарны урынга чыгып кабул итә. Муниципаль берәмлекнең башкарма комитеты кабул ителүчеләрне алдан терки.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары С.В. Павлов эш сәфәре белән Саба муниципаль районында булды. Районда ул бәяләрне һәм тарифларны дәүләти җайга салуның актуаль мәсьәләләре буенча гражданнарны урында кабул итте, «Сабинское МПП ЖКХ» АҖ, «Шеморданское МПП ЖКХ» АҖ кебек җайга салына торган оешма объектларын һәм газга тоташтыру объектларын карап чыкты.
Моннан тыш, райондагы сәфәре вакытында, С.В. Павлов Шәмәрдән лицеенда укучылар өчен «Цифр дәресе» дә үткәрде.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары С.В. Павлов Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Шәмәрдән лицеенда укучылар өчен «Цифр дәресе» үткәрде. Әлеге дәрес 7-11 сыйныф укучылары өчен уздырылды, ул Интернеттагы куркынычсызлык кагыйдәләренә багышланган
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, урынга чыгып тикшерү кысаларында, Питрәч районындагы су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә хезмәт күрсәтүче предприятиеләрнең җитештерү программасы үтәлеше белән танышты.
Июль аенда Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү мәсьәләләре буенча хөкүмәт комиссиясе калдыклар белән эш итү җиһазлары өлкәсендә импортны алыштыру турында фикер алышачак.