2022 елның 1 июненнән Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифлар билгеләү буенча гаризалар кабул итә башлый. Быелдан башлап төбәк опрераторлары һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге операторлар өчен әлеге хезмәт электрон рәвештә күрсәтелә башлады.
Җайга салына торган оешмаларга тарифларны билгеләүгә гариза бирү өчен Татарстан Республикасының «Дәүләт хезмәтләре» порталына керергә, «Эшкуарлык өчен хезмәтләр» бүлеген сайларга һәм «Тарифлар буенча дәүләт комитеты» бүлекчәсенә күчәргә кирәк.
Гариза тутыру тәртибе җайга салучы орган сайтында урнаштырылган.