2022 елның 2 июнендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Кама Тамагы районында гражданнарны урынга чыгып кабул итте. Районга эш сәфәре кысаларында ул шулай ук җайга салынулы предприятиеләрдә булды һәм догазификация объектларын карады.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты чираттагы Баланс комиссиясе утырышын уздырды. Комиссия «СК-16» ҖЧҖ, «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ, «Казан милли тикшеренү технология университеты» ГАҖ, «Тепло» ҖЧҖнең су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә җайга салынулы эшчәнлек алып баручы финанс-хуҗалык эшчәнлеге хисаплары буенча фикер алышты.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булып узды
2022 елның 2 июнендә Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Кама Тамагы районында гражданнарны урында кабул итәчәк. Муниципаль берәмлекнең башкарма комитеты кабул ителүчеләрне алдан терки.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Татарстан радиосы тыңлаучыларының сорауларына җавап бирде.
Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова эш сәфәре белән Кукмара районында булды.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты концессия килешүләрен гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл үткәрде. Чара ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе А.С. Груничев рәислегендә Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте каршындагы Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча эксперт советы каршындагы эшче төркем, Россиянең Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу берләшмәсе, Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, җирле үзидарә органнары һәм җайга салына торган оешма вәкилләре катнашында узды.
2022 елның 31 маенда Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында ресурс белән тәэмин итүче оешмаларга концессия килешүләре һәм озак сроклы аренда килешүләре буенча коммуналь инфраструктура объектларын файдалануга тапшыру мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эшче төркеме «Татэнерго» АҖнең киләсе елга тәмамланырга тиешле инвестиция программасы чараларын гамәлгә ашыру эшенең барышы белән танышты.
31 майда Кукмара районында гражданнарны урында кабул итәчәкләр. Аны ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова үткәрәчәк. Муниципаль берәмлекнең башкарма комитеты аша алдан язылырга мөмкин.