Россия Хөкүмәте каты коммуналь калдыкларны исәпкә алуның мәгълүмати системасы турында карар кабул итте

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Россиядә каты коммуналь калдыкларны исәпкә алу буенча федераль дәүләт мәгълүмати система барлыкка киләчәк. Аның ярдәмендә бөтен ил буенча җыелган чүп күләмен исәпләргә, тармакта төзелгән килешүләр санын тикшерергә, төрле төбәкләрдә гамәлдә булган тарифлар белән танышырга мөмкин булачак.

Яңа мәгълүмати система турындагы нигезләмәне Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин раслады. Ул каты коммуналь калдыкларны исәпкә алуны автоматлаштырырга, полигоннар, сортларга аеру үзәкләре һәм чүп эшкәртү заводларының торышын тикшереп торуны көчәйтергә, гомумән, бу тармакны аңлаешлы итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Яңа системада калдыклар барлыкка килү чыганаклары, аларны туплау урыннары һәм күләме, калдыкларны эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру объектлары турында да мәгълүмат булачак. Ул берничә ярдәмче системаны үз эченә алачак, аларның төп өлеше каты коммуналь калдыклар белән эш итүдәге федераль схеманың электрон моделе булып торачак. Калган ярдәмче системалар исемлеген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы билгеләячәк.

 

 

http://government.ru/news/45491/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International