ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарә утырышын үткәрде

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булып узды.

Идарә Россия Хөкүмәтенең су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендәге коммуналь челтәр милекчеләрен транзит һәм җылылык челтәрләре оешмаларына кертүгә карата яңа таләпләрен билгеләү турындагы карарларын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карауны дәвам итте.  Җайга салына торган оешмаларга мониторинг үткәреп, җайга салучы орган 2023 елга «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ һәм «Камэнергостройпром» ҖЧҖ, таләпләргә җавап бирмәү сәбәпле, су һәм агып җыела торган суларны транспортлау хезмәтен күрсәтү буенча тарифлар билгеләүдән баш тарту турында карар кабул итте.

Шулай ук Идарә инженерлык челтәрләренә техник тоташтыруга карата түләү күләмен билгеләү мәсьәләләрен дә карады. Җайга салучы органның җылылыкка тоташтыру буенча алып барыла торган эшчәнлегенең егәрлек берәмлеге исәбеннән «Татэнерго» АҖнең Зәй дәүләт район электр станциясе филиалы җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләүне раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International