ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Татарстан радиосы тыңлаучыларының сорауларына җавап бирде

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Татарстан радиосы тыңлаучыларының сорауларына җавап бирде.

Радиотапшыру кысаларында җайга салучы орган вәкиле бәяләрне һәм тарифларны дәүләти җайга салу турында җентекләп сөйләде, түбәндәге сорауларга җавап бирде: 

  • коммуналь хезмәтләргә тарифлар ничек билгеләнә?
  • тариф бәясенә нинди факторлар йогынты ясый?
  • коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның түләү индексы нәрсә ул?
  • коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләрне ничек алырга?
  • ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты ни өчен гражданнарны урында кабул итү тәҗрибәсен дәвам итә?
  • Траифлар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында республика халкы өчен нинди файдалы һәм кирәкле мәгълүмат урнаштырылган?

Тапшыруның аудиоязмасын сылтама буенча тыжлый аласыз  https://trt-tv.ru/radio-tatarstana/novosti/tarify-voprosy-i-otvety-31-05-22/ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International